Центральная библиотека

"Кояш, нурлары җылысында"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#Россиядәхалыксәнгатеһәммәдәнимираснысаклауелы
#Годцифровизациивреспубликетатарстан
#Татарстанреспубликасындацифрлаштыруелы
#125летМензелинскийМЦБ #юбилей
#НаратлыКичускаясельскаябиблиотека
#НаратлыКичүавылкитапханәсе
Кояш Тимбикова 1937 елның 16 ноябрьендә Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. 70 елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәктә хатын - кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән хикәяләр һәм повестьлар иҗат итә. 40 елга сузылган иҗат гомерендә Кояш Тимбикованың очерк, хикәя, һәм повестьлары тупланган дистәдән артык китабы басылып чыга. Китапханәдә "Кояш, нурлары җылысында" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде. Кояш Тимбикованың тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү үткәрелде. Катнашты 4 кеше.