Центральная библиотека

Сәламәт яшәү

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Сәламәт яшәү рәвешен балаларга кече яшьтән үк өйрәтү кирәк. Еллар үткән саен, кешегә гади генә гигиена кагыйдәләре дә өйрәнү өчен авыррак булачак. Менә шундый кагыйдәләрне өйрәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында, кыш көнен чирләп түгел, рәхәтләнеп тауда, бозлавыкларда уйнап үткәрү өчен, балалар кырына авылыбыз фельдшеры Хамматвалеева Элвира Билус кызын очрашуга эндәштек. Ул медицина күзлегеннән чыгып, нинди витаминнарга, ничек туклануга игътибарны арттырырга, сезонына карап җылы һәм уңайлы киемнәр киенергә, саф һавада күбрәк булырга кирәклеген аңлатты. Балаларның сорауларына җаваплар бирде. Кышкы чорның бөтен хозурлыгын, матурлыгын тоеп яшәү өчен, барыбызга да сау - сәламәт булырга, сезонлы вирусларга бирешмәскә, җылы итеп киенеп, дөрес тукланырга кирәк.
Чарада 14 бала, 4 зур кеше катнашты