Центральная библиотека

"Законнарны белик"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан
#125летМензелинскойМЦБ
#юбилей
#Верхне-Юшадинскаясельскаябиблиотека
#ЮгарыЮшадыавылкитапханәсе
30 ел элек Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә булды һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Республикабызның төп законы булган Конституция, вәзгыятькә карап, күпмедер үзгәрешләргә дучар булса да күпмилләтле Татарстан шушы төп законга таянып гомер итә. Шул уңайдан китапханәдә "Законнарны белик" исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм яшьләр белән әңгәмә узды. Максат:илнең төп законы - Конституциягә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.