Центральная библиотека

"Россия-дуслык,татулык иле "

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
Яңа Мәлкән авыл китапханәсе "Ләйсән" балалар бакчасында һәм китапханәнең нәни дуслары белән халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Россия-дуслык,татулык иле" дигән информация сәгате уздырды. Балаларга бу көн ни өчен бәйрәм ителгәне, илләр дус,тату булганда гына җиһанда тынычлык хаким итүен, балаларның да бәхетле яшәүләрен аңлаттык. Балаларга "Без көчле, бердәм халык" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Безнең районда татарлар, руслар, керәшеннәр, әрмәннәр үзара дус-тату яши. Бу чараның максаты да балалар арасында дустанә мөнәсәбәт булдыру, төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен чагылдырган рәсемнәр аша аларны таныту булды.