Центральная библиотека

"Без бердәм, көчле халык"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан
#125летМензелинскойМЦБ
#ДеньНародногоЕдинства2022
#Подгорнобайларскаясельскаябиблиотека
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн - илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата - бабаларыбыз - төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре - бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Шул уңайдан бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсендә "Без бердәм, көчле халык" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрдек. Русиянең уңышлы һәм ныклы дәүләт булуы көчле төбәкләр һәм аларда яшәгән халыкларның тату һәм бердәм тормыш итүенә бәйле. Гасырлар дәвамында шулай булган, булды, булачак.