Центральная библиотека

"Безнең тамырлар"

#Россияхалыкларыныңмәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей#Әтрәклеавылкитапханәсе
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, китапханәдә балалар белән очрашу үткәрелде. "Безнең тамырлар" исемле китап күргәзмәсе куелды.Төрле милләт халыкларының дус -тату яшәве, һәрберсенең илебез тормышында үз урынын алып яшәве, мәдәнияте, гореф - гадәтләре саклануы турында сөйләнде. Илебезнең гимны башкарылды. Мәдәният хезмәткәре Шайхуллин Расих абый Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Мининның күрсәткән батырлыгы турында сөйләде.
Чараның икенче өлешендә, Россия дәүләте тарихында әһәмиятле урын алып торган Татарстаныбыз турында, аның төп Законы булган Конституциясе, аның халыклар тормышында әһәмияте турында сөйләнде.
Каникул чорында, балаларга саф һавада булу, хәрәкәтле уеннар уйнау бик кирәк. Чараны төрле кызык уеннар уйнап тәмамладык. Катнашты 14 бала, 3 зур кеше