Центральная библиотека

"Тарихта репрессия еллары"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан
#125летМензелинскойМЦБ
#ТауастыБайлар китапханәсе
30 нчы октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Нахакка гаепләнеп, әрнү - газапларга дучар ителгән, хәтта үлем хөкеменә тартылган кешеләрне искә алу көне. Россия өчен бу - зур кайгы көне. Шул уңайдан без бүген авылыбыз яшьләре белән "Тарихта репрессия еллары" дигән хәтер сәгате үткәрдек. Чара барышында меңнәрчә кешеләрнең репрессияләнеп, җинаятьләрдә гаепләнүе, төзәтү - хезмәт лагерьларына җибәрелүе, анда вафат булулары турында сөйләнде. Мөлкәтеннән, йорт- җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын яңарттык. Аларның саны да, исәбе дә төгәл генә билгеле түгел. Кичәбез ахырында "Хәтер" китабыннан авылдашларыбызның исемнәрен барладык.