Центральная библиотека

"Әкиятләр дөньясы"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей#Әтрәклеавылкитапханәсе
Балаларны яшьтән үк китап укырга өйрәтү кирәк. Укуга, гомумән, белемгә омтылыш китаплар аша бара. Укуга мавыктыру өчен, иң уңайлысы, иң кызыклысы - әкият дөньясы аша. Бик борынгыдан килгәннәре дә, әле яңараклары да бала күңеленә тиз үтеп керә, хәтерләрендә урын ала. Әкиятне яратмаган бала юк бит, өлкәннәргә бу мөмкинлекне файдаланырга гына кирәк. Китапханәдә әкият китаплары бик күп. Яңа чыккан басмалар интерактив итеп эшләнә: уку белән бергә буярга, наклейкалар ябыштырырга, логик мәсьәләләр чишәргә дә була. 22 нче октябрь көнне "Әкиятләр дөньясы" исемле чарада әкиятләр уку белән бергә, табышмаклар аша әкият геройларын эзләп таптык.