Центральная библиотека

"Сөясеңме, сөймисеңме"

#Россияхалыкларыныңмәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей#Әтрәклеавылкитапханәсе
Мәдәни мирас дигән вакытта, театр чыгышын, аның һәрбер хезмәткәренең хезмәтен күрү бик урынлы. Телебезне, динебезне, гореф - гадәтләребезне, язучы - авторларның иҗатын сәхнәгә күтәреп, халыкка, тамашачыга җиткерүчеләрнең зур хезмәте бит ул. Менә шундый фидакарь, талантлы үзебезнең С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры безнең авылда бик уңышлы итеп, Ф.Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме" исемле трагикомедиясен күрсәтте. Китапханәче төрле яшьтәге артистларыбыз белән әңгәмә корып, аларның бүгенге иҗади хезмәтләре, тормыш - хәлләре белән кызыксынды. Алардан бөркелеп торган яхшы энергия, сәхнәне яратып , дус -тату эшләүләре бик сөенечле. Шушы көннәрдә гомер бәйрәмен - Туган көнен билгеләп үтүче, үзебезнең күрше Тат.Мөшеге авылы кызы, Татарстанның халык артисткасы,С.Өметбаев һәм Д.Сираҗиев исемендәге премияләр лауреаты Рәзилә апа Муллина белән әңгәмәбез бик җылы булып хәтердә калды. "Бигрәк яратам шул профессиямне" дигән Рәзилә ападан, әйтерсең лә эчтән бер якты нур сибелә. Үзенең бай иҗади хезмәте юлында патшабикәләрне дә, гади авыл хатынын да бердәй яратып, үзенең бөтен барлыгын биреп, образларын тудырган Рәзилә апага, барлык иҗади труппаларына тамашачыларыбыз исеменнән зур уңышлар телибез. Әле шушы спектакль белән, ерак Грозный шәһәренә китәселәрен әйткәч, ерак юллардан исән - имин булып, матур чыгышлар ясауларын телибез. Кабаттан, авылыбыз сәхнәсендә өр - яңа очрашулар насыйп булсын.