Центральная библиотека

"Терроризмга каршы бергәләп"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Әтрәклеавылкитапханәсе
3 сентябрь терроризмга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Чөнки бүгенге тынгысыз тормышта һәрдаим ниндидер зур афәтләр килеп чыгып тора. Бөтен җир шары буйлап иң зур афәт - халыкара терроризм афәте тора. "Терроризм" һәм "экстремизм" дигән сүзләрне бөтен илләр дә һәм халыклар да белә, бу сүзләр барлык кешеләрдә дә курку, сагаю хисе уята.Барыбыз да бергәләп, ныклы төгәл фикеребезне җиткерә алганда гына, ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Әтрәкле авыл китапханәчесе "Терроризмга каршы бергәләп" исеме астында авыл кешеләренә буклетлар таратты.