Центральная библиотека

1 сентябрь

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивРТ
#деньзнаний
#Аюскаясельскаябиблиотека
1 сентябрь бик күңелле, якты бәйрәм - белем дөньясына, яңа уку елына мәктәп ишекләре ачылган көн. Ә балаларның киләчәккә булган барлык хыял-омтылышлары да нәкъ менә мәктәптән, белем йортыннан башлана. Аю авыл мәктәбе быел 45 нче тапкыр 2022/23 уку елына укучыларын кабул итте. Мәктәп стеналары әле дә күп еллар элек укыган балаларның яңгыравык, көмеш тавышларын хәтерли, саклый кебек...
Белем алыр өчен иң беренче китапны ярату, хөрмәт итү кирәк, белемгә хөрмәт тә китаптан башлана. Аю авыл китапханәчесенең укучылар белән корган әңгәмәсе дә әнә шул турыда барды.