Центральная библиотека

"Батыр Җәлилчеләр"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей#Әтрәклеавылкитапханәсе
25 нче август көнне китапханәдә "Батыр Җәлилчеләр" көненә багышланган чара үткәрелде. Китапханәче күргәзмәгә куелган китаплар белән, батыр татар каһарманнары тормышы белән таныштырды. Бик чамасыз авыр шартларда да үзебезнең милләтебез кешеләренең керсез, хыянәтсез кала алулары балалар күңелендә зур соклану уятты. Р.Рахмани төзегән уникаль факсимиль басма "Моабит дәфтәрләре" нең төгәл күчермәләре белән эшләнгән китабы һәрберебез өчен дә кызыксыну уятырлык итеп эшләнгән. Соңыннан татар әдәбиятындагы иң оста әкиятчебез А.Алишның әкиятләрен уку оештырдык.
Чараның максаты: каһарман милләттәшләребезнең батырлыгы , әдәби мирасы киләчәк буыннарга да барып җитсен , һәм яңа заман укучыларында да ихтирам уятсын иде дигән теләк.
Катнашты : 8 бала.