Центральная библиотека

"Күңелле стартлар"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#Россияфлагыкөне
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Дәүләт символикаларын һәрбер анда яшәүче гражданин танып белергә һәм аларга карата ихтирамлы булырга тиеш. Россия флагы көне уңаеннан, балаларга тема буенча викторина, һәм спорт мәйданчыгында "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Ике командага бүленеп, бик кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар уйналды. Иң ахырдан "Хәзинәне тап!" квест -уены булды. Авылның төрле урыннарын табып, уенчыларыбыз "хәзинә", ягъни флагларны табарга тиеш иде. Балалар, бик тырышып уеннарда катнаштылар. Чараның максаты: балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, һәм җәйге ялларын максатчан итеп үткәрү.