Центральная библиотека

Ислам динен кабул итүенә быел 1100 ел

#Россияхалыкларыныңмәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей#Болгардәүләтенеңисламдиненкабулитүенә1100ел
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенә быел 1100 ел тулу уңаеннан, байтак чаралар үткәрелеп тора. Динебез турында аңлату өчен, китапханәгә абыстаебыз Роза апаны очрашуга чакырдык. Роза апа бик аңлаешлы итеп динебезнең тарихы, Аллаһыбызның кодрәте турында, соңгы пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тормышы турында, җомга көненең изгелеге хакында аңлатты. Расих абый Шайхуллин Ибн - Фадланның Идел буена сәяхәте турында кызыклы итеп таныштырды. Кайсы яктан гына карасак та, ислам дине чисталыкка,пөхтәлеккә, әдәпкә, сәламәт тормыш рәвешенә өйрәтүен күрәбез. Чараның максаты : әби- бабаларыбыздан мирас итеп килгән динебез турында күбрәк аңлату.
Катнашты : 8 зур кеше, 7 бала