Центральная библиотека

"Афәрин, егетләр!"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей#Әтрәклеавылкитапханәсе
"Җанга шифалы сулары,
Бормалы су буйлары".
Менә шундый челтерәп агып торган чишмәбез буена балалар белән җыелып төштек әле. Элек-электән сусыз җиргә берәү дә килеп урнашмаган.Торыр урыннарны,авыл - шәһәрләрне елга, күл, чишмә буйларына урнаштырганнар. Чөнки су - яшәү чыганагы. Ә чишмәләр - чисталык, сафлык, пакълык билгесе. Яхшы, гадел, кешеләрнең күңелен дә чишмә суы сафлыгына тиңләү электән үк килгән сыйфат. Чишмәләргә багышлап бик күп матур шигырьләр, җырлар иҗат ителгән. Авылдашларыбыз, бигрәк тә Гильмуллин Ильназ һәрдаим чишмәне карап, тәрбияләп торалар. Бу юлы инеш аркылы киң итеп матурлап, басма ясап куелган. "Афәрин, егетләр!"
Табигатьне саклау - кешеләрнең изге бурычы , елга - сулыкларыбыз нәкъ менә табигатьнең үзәге бит.
Балалар белән шул турыда фикер алыштык. Арабыздагы Булат Ильназ абыйсына чишмәне карарга гел булышып тора. Аларга рәхмәтебезне җиткерәбез.