Центральная библиотека

"Авылымның үткәне һәм бүгенгесе"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Әтрәклеавылкитапханәсе
13 август көнне авылыбызның Ял паркында бик матур чара үткәрелде. Бу бәйрәмнең асылы - үзенең үткән буыннарын, әби - бабалары тормышына экскурсия ясап, бүгенге тормышның, якыннарның, туганнарның җылысын тою иде.
Туганнар очрашуы авыл музеена ,анда тупланган материаллар белән, "Авылымның үткәне һәм бүгенгесе" исемле күргәзмә белән танышудан башланды. Кунакларга "Орчык өмәсе" фольклор чыгышы бик ошады. Нәсел шәҗәрәсен төзегән Илгиз абый Каюмовның чыгышы барыбызга да тарихи дәрес булды. Ә аның җиренә җиткереп моңлы итеп аятьләр укуы тагын да ныграк тәэсирле булды. Бәйрәмне оештыручылар Әлфия апа Ахметова һәм Гөлназ Каюмовалар һәрбер тамашачыга ошардай яхшы концерт номерлары белән бәйләп, чараны искиткеч эчтәлекле һәм зәвыкълы итеп алып бардылар.