Центральная библиотека

"Тәгәрмәчле дуслар"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
#НаратлыКичүавылкитапханәсе
Тәгәрмәчле дуслар! Алар шундый күп! Велосипед, самокат, скейтборд, сегвей, монотәгәрмәч... Һәм тагын әллә нәрсәләр! Ләкин, иминлек кагыйдәләрен белмәсәң, "тәгәрмәчле дуслар" "дошманга" әверелергә дә мөмкин... Җәй велосипед, самокатта йөрер өчен иң кулай вакыт. Ләкин организм өчен файдалы булсын өчен, "тәгәрмәчле дуслар" да дөрес йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк. 3 август көнне авыл китапханәсендә балалар һәм әти-әниләре өчен мәгълүмат күргәзмәсе ясалды, белешмәлекләр әзерләнде. Балалар белән куркынычсызлык, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек, ныгыттык. Бабаларыбыз исән-сау, әти-әниләре тыныч булсыннар! Катнашты 7 бала, 1 әни.