Центральная библиотека

"Матур язмыш"

#Россиядәмәдәнимираселы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Бикбауавылыкитапханәсе
20 июльдә язучы, драматург Рәисә Ишморатованың тууына 105 ел.
Рәисә Гыйниятулла кызы Ишморатова 1917 елның 20 июлендә Чистай шәһәрендә хезмәткәр, тегермәнче гаиләсендә туган. Рәисә Ишморатованың барлык әсәрләрендә диярлек, төп тема буларак,яшьләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр һәм аларгың тормышка карашлары чагылдырыла. Автор бүгенге тормышыбызның төрле якларын яктырткан хикәя һәм очерклары белән дә билгеле. 1960-1970 елларда инде Рәисә Ишморатова тамашачылар белән очрашып, тормышның төрле якларын өйрәнеп иҗат итә, әсәрләре дә татар драматургиясендә лаеклы урын ала.
1955 елда студент яшьләр тормышына багышланган дүрт пәрдәле "Тормыш юлында" драмасы язучының иҗаттагы мөмкинлекләрен тагын да ачыграк күрсәтә.
1965 елда Минзәлә театрында "Әйтер идем йөрәк серемне" исемле комедиясе куела.
Р.Ишморатова 1987 елда "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исемгә лаек була.
Китапханәдә Р.Ишморатованың тормыш һәм иҗатына карата "Матур язмыш" дип исемләнгән күргәзмә куелды, күзәтү ясалды. "Рәйхан" повестыннан өзекләр укылды, китап укучыларга китаплары тәкъдим ителде .