Центральная библиотека

"Шахмат уйнау уйлау сәләтен арттыра"

#Россиядәмәдәнимираселы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#Бикбауавылыкитапханәсе
Шахмат көнен бөтен дөньяда 20 июльдә һәр җәй саен билгеләп үтәләр. Әлеге дата Халыкара шахмат федерациясенә (ФИДЕ) нигез салынган көн хөрмәтенә сайланган.
20 июль көнне Бикбау авылы китапханәчесе Халыкара шахмат көненә багышланган "Шахмат уйнау уйлау сәләтен арттыра" дип исемләнгән чара үткәрде. Катнашучылар шахмат тарихы һәм шахмат фигуралары белән таныштылар, әлеге мавыктыргыч уенның кагыйдәләрен белделәр. Аннары шахмат турниры үткәрелде.
катнашты: 5 укучы бала, 2 зур кеше.