Центральная библиотека

Рәшит Гәрәй музее

#МузейРашитаГарая#РашитГарай#ДетскаябиблиотекаимениРашитаГарая #ГодкультурногонаследиянародовРоссии #ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан #125летМензелинскойМЦБ #юбилей #БФ_Татнефть#Татнефть#грант#музей_гарая#благотворительность
Билгеле булганча, 2021 нче елның 24 нче сентябрендә Минзәлә үзәк китапханәсе бинасында якташ шагыйребез Рәшит Гәрәйнең яңартылган музее кабат эшли башлады. Шул көннән башлап музейга шагыйрьнең дуслары, якыннары, танышлары, якташлары, Чаллы төбәге язучылары, минзәләлеләр әледән-әле килеп тора. Әлбәттә, музейга килгән һәр кунак безнең өчен бик якын һәм көтеп алына. Музеебызга килүчеләр арасында иң кадерле кунаклар – алар Рәшит Гәрәйнең туганнары. Шушы көннәрдә музеебыз кабат шундый хөрмәтле кунакларны кабул итте.

Музей ачылу тантанасыннан кайтып киткәндә, Рәшит абыйның бертуган энесе Мулланурның улы Хәмәтнур абый: “Без әле монда кабат киләчәкбез. Мин монда башка туганнарымны да, балаларымны һәм оныкларымны да алып киләм әле,” – дигән иде. Хәмәтнур абый әйткән сүзендә торучы, бик җаваплы һәм туган җанлы, шагыйрь абыйсына карата җылы туганлык хисләрен саклаучы буларак безнең хөрмәтебезне яулады, музеебызның якын дустына әйләнде.

Инде хәбәр иткәнебезчә, 25 нче март көнне китапханәнең Рәшит Гәрәй музеена Хәмәтнур абый, аның тормыш иптәше Рая ханым һәм энесенең кызы Нурия ханымнар килгән иде. Шушы көннәрдә Хәмәтнур абый белән Рая апа кабат музеебызга кунакка килделәр. Бу юлы алар белән музеебызны күрергә шагыйрьнең олы абыйсы Рәкыйп абыйның кызы Танзилә ханым һәм сеңлесенең кызы Гөлфия ханым улы Саша белән килгән иде. Кунаклар бик ерактан – Кузбасс шәһәреннән үк кайтканнар. Алар зур дулкынлану белән музейдагы һәр экспонатны, музей тарихы турындагы видеороликны карадылар, һәр стенд янында озаклап туктап, үзләренә таныш булган кешеләр, вакыйгалар турында сөйли-сөйли, җентекләп карап чыктылар, шагыйрь абыйларын яратып, ихлас җылылык һәм дулкынлану белән искә алдылар. Рәшит абыйның үз куллары белән искиткеч пөхтә һәм төгәл ясалган гаилә альбомын кулга алу, аның битләрен актару кунакларыбыз өчен аеруча дулкынландыргыч булды. Альбомның һәр битен истәлекләргә бирелеп, фотоларда күргән туганнарын җылылык һәм горурлык белән искә алып карадылар.

Кунакларыбыз очрашуга үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр. Алар музей экспонатлары арасында булмаган, Новокузнецк шәһәрендә төшерелгән һәм ясалган, Рәшит Гәрәйнең шул якларда булган көннәрен яктырткан 4 фоторәсем бүләк иттеләр.

Кунаклар музейның бизәлешенә, стенларның эчтәлегенә соклануларын белдерделәр. “Туганыбыз, абыебыз Рәшит Гәрәйнең истәлеген саклаучы Минзәлә төбәгенә, китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәт”, - диде Тәнзилә Рәкыйповна. Очрашу ахырында кадерле кунакларыбыз музейның “Истәлек китабы”нда үзләренең язмаларын калдырдылар.