Центральная библиотека

“Әнкәйләр безне һәрвакыт көтә!”

#Россиядәмәдәнимираселы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#Фестиваль-2023#Әнкәйләрбезнеһәрвакыткөтә
#Бикбауавылыкитапханәсе
16 июль көнне Минзәлә районы Бикбау авылы җирлегендә “Батырлар төбәге” мемориаль комплексында “Әнкәйләр безне һәрвакыт көтә!” дип исемләнгән авылның солдат аналарына багышланган 3 нче Төбәкара хәрби- патриотик һәм иҗади фестиваль узды.

Әлеге бәйрәмдә төрле төбәкләрдән килгән, курку белмәс олы йөрәкле ир- егетләр- Әфгән һәм Чечен сугышы ветераннары, шулай ук Ватанга тугрылык үрнәге күрсәткән армия хезмәтен намус белән үтәп кайткан ир- егетләр, авыл һәм район җитәкчеләре, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов һәм Зөләйха Закирова катнаштылар. Бәйрәмнең иң зур кунаклары- Ватанны саклаучы егетләрне дөньяга тудырган һәм үстергән әниләр- солдат аналары.

Бәйрәм тантанасын авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшинә һәм Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов башлап җибәрделәр.Сугыш кырында ятып калган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, үлгәннәр хөрмәтенә обелискка чәчәкләр салынды.
Килгән кунаклар Әфган сугышы ветераннары музеенда булдылар.Мөслим районының Әфган сугышы ветераннары советы председателе, Усманов Данил үзенең солдат костюмын музейга бүләк итте. Фестивальнең икенче өлеше Ык елгасы буенда дәвам итте. Килгән кунаклар кызыклы уеннар уйнадылар, Минзәлә мәдәният сарае коллективы матур җырлар белән сөендерделәр.