Центральная библиотека

Шайхразиева Рәшидә апа

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Увойнынеженскоелицо
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Бөек Ватан сугышы беткәнгә быел 77 ел тулды. Күп гомерләр үтсә дә, ул авыр елларның салган яралары бүгенге әби - бабайларн ың хәтерендә нык саклана. Сугыш чоры балалары - яшүсмерләр, авылларда калган өлкәннәр, һәм хатын - кызлар белән бергә җигелеп, колхоз тормышын алып баруда катнашканнар. Шайхразиева Рәшидә апа - авылыбызның кадерле ак әбисе. 94 яше белән баручы, изге догалары белән һәрберебезгә матур теләкләрен җиткереп калучы Рәшидә апа Минзәлә районының Яңа Иркәнәш авылында , ике абыйсына кадерле сеңел булып дөньяга килгән. Абыйлары берсе - Мирсәеф исемлесе сугышта үлгән, ә Мирзаһиты 7 ел хезмәт итеп, исән- имин өйләренә кайткан. Авыллары кечкенә була, барлыгы 23 хуҗалык яшәгән. Сугыш чыккач, ныклы ир- атлар сугышка китеп бетә. Барлык авырлык авылда карт - коры, хатын - кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә калган. "Укый алганыбыз җиде класска кадәр тырышты, кайберләре укырга да бара алмады шул, дие" ,- Рәшидә апа. " Әнкәйләргә ияреп, көзен ашлык сугарга йөрдек, ындыр табагында ашлык сугучы машинаны ат әйләндерә иде, атны куабыз. Атлар булмаса, үгезләр җигеп, кырдан ашлык ташыйбыз. Ул атларны, үгезләрне җигү, эшләтү - үзе күп көч сорый иде. Кул урагы белән урак урдык, көлтә бәйләдек, көлтәләрне лачинкага төяп, эскертләп куя идек. Эскертләрне бабайлар куя иде, алар балаларны хәйләләп, эшкә өйрәтәләр иде. Тамакларны туйдырып, үсендереп тормышта яшәргә, авырлыкларны җиңәргә өйрәттеләр.Сугышка китүчеләрнең үлү хәбәрләре килә торды. Кайтканнары я кулсыз, я аяксыз булып кайттылар.
Язга чыккач, әнкәйләргә ияреп, бәләкәй чаналар белән Курия дигән җиргә симинәгә (семенага) бара идек. Авыр капчыкларны төяп, язгы пычракта, юлсыз җирләрдән арбалар белән төянеп кайта идек.Чабаталар тиз туза, ачлы - туклы килеш, оекчан да кайткан булды. Яз көне, бәрәңге җиреннән, калган черек бәрәңгеләрне җыеп алып кайтып, чистартып, төеп, табада катырып ашый идек. Аның исеме дә бар - кәлҗәмә дия идек. Эскерт төпләреннән калган ашлыкларны җыеп ашап, кан косып үлүчеләр дә булды ул елларны. 17 яшьлек малайларны да сугышка алалар иде, 7 шәр ел хезмәт итүчеләре булды, бөтенләйгә ятып калучылары да булды шул. Икмәкләр тишелгәч, гел утауда булдык". Әле Рәшидә апаны бригадир итеп тә куйганнар. Бүтәннәр эшләгәнне язып барырга, кешенең утаган, сукалаган җирләрен үлчәргә кирәк була. Ул истәлекләрне барлау, әлбәттә инде, күз яшьләре аша барды. Инде менә, аллага шөкер, 72 ел шушы нигездә, Әтрәкле авылында килен булып төшеп яши әбекәебез. Габидҗан абый белән 3 бала табып, үстереп, ныклап аякка бастырганнар. Ике ул һәм бер кызны үзләренә таяныч булырдай итеп тәрбияләгәннәр. Рәшидә апа тормыш иптәшен, үстергән кадерле улын югалту ачысын да татыган кеше. Аңа, аягында басып калу өчен, якыннарының йөрәк җылысы һәм үзе инанып яшәгән динебез олы таяныч булган. Рәшидә апа бик күп еллар авылыбызда дини юлга өндәп торучы абыстаебыз булды. Олыгаеп барса да, Рәшидә әбиебез бик ачык фикерле, һәрберебезнең хәлен белешеп тора. Рәшидә апа бугенге көндә ихтирамлы, чиста, матур итеп, балалары тәрбиясендә яши.