Центральная библиотека

Очрашу

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#Россиядәхалыксәнгатеһәммәдәнимираснысаклауелы
#Годцифровизациивреспубликетатарстан
#Татарстанреспубликасындацифрлаштыруелы
#125летМензелинскийМЦБ #юбилей
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапханәсе
Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга - суларын эчкән бер сукмактан атлап киткән балалар бер вакыт җиткәч таралыша. Ә алар кайда гына яшәсә дә, бу тормышта нинди генә дәрәҗә һәм уңышларга ирешсә дә туган җиренә, авылдашларына, капканы ачып чыгу белән күзгә - күз очрашкан күршеләренә рәхмәтле һәм хөрмәтле булырга тиеш. Безнең урамда бик матур бәйрәм узды. Мул табын, төрле кызыклы уеннар, истәлекләр белән үрелеп барды. Көлештектә, бераз моңсуланып та алдык. Бу бәйрәмдә катнашкан һәммәбезгә зур рәхмәтләр әйтәбез. Очрашуның җылылыгы күңелләрдә бик озак сакланыр. Ә киләсе елларда тагын да күбрәк булып җыелып, матур очрашулар насыйп булсын.