Центральная библиотека

"Куркынычсызлык әлифбасы"

#Россиядәмәдәнимираселы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей#Әтрәклеавылкитапханәсе
#Безопасноедетство
Балаларның җәйге каникуллары дәвам итә. Яңа уку елына көч туплап, тагын да үсеп, канатланып мәктәпләргә бару өчен, балаларга уңайлыклар бик күп, ләк ин тирә-ягыбызда хәвеф-хәтәрләр, куркыныч хәлләр дә сагалап тора шул. Өйдә дә, ишек алларында да, ят кешеләр белән аралашканда да , сак һәм бик игътибарлы булырга кирәк. Китапханәгә балалар өчен байтак яңа китаплар кайтты, һәм менә шулар арасында И. С. Артюхованың "Куркынычсызлык әлифбасы" дигән китабы бик тә игътибарга лаек. Бу китапта кече яшьтәге барлык балаларга да белергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре тупланган. 6 нчы июль көнне китапханәдә русча - татарча итеп, матур рәсемнәр белән бизәп эшләнгән шушы китап белән якыннан танышу үткәрелде. Чараның максаты: яңа китаплар белән таныштыру һәм балалар ялларын файдалы итеп үткәрергә булышу.
Катнашты: 6 бала, 2 зур кеше.