Центральная библиотека

"Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан
#Кузембетьескаясельскаябиблиотека
#Гаиләкөне
Бүген - 8 июль гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан без, Хуҗәмәт китапханәсе клуб белән берлектә "Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле", дип аталган әдәби музыкаль кичәгә ,,Ханым серләре" клубына йөрүчеләрне кунакка чакырдык. Парлап килүче кунакларыбыз да бар иде. Бәйрәмнең беренче өлеше бакчада үтте һәм авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Альберт Газдинур улының котлавы белән башланып китте.
Төрле викторина сорауларына бергәләп җаваплар эзләдек, уеннар уйнадык, гармунда уйнап җырлар җырладык.
Авылдашыбыз шагыйрә Гүзәлия Исламова үзенең шигырьләрен сөйләп кинәндерсә, җырчы сандугачыбыз Әлфия Галиева моңлы, дәртле җырлары белән кунакларыбызны сөендерде.
Соңыннан өстәл артына җыелышып, тәмле итеп чәйләр эчтек.
Бәйрәмнән кунаклар да, үзебез дә бик кәнагәть калдык.
Катнашты: 22 зур кеше