Центральная библиотека

"Гаилә ул җылы учак"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
#ИскеАлександровкаавылкитапханәсе
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта, кояшта бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә.Шул уңайдан Иске Александровка авыл китапханәсендә "Гаилә ул җылы учак" дигән баш астында рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар рәсем конкурсында бик актив катнаштылар.Конкурста катнашучылар арасында иң яхшы рәсем ясаучы дип Кашапов Нияз билгеләнде.
Максат: балаларда үз гаиләсенә һәм туганнарына карата мәхәббәт, аларга карата хөрмәт тәрбияләү.
Катнашты:9 бала.