Центральная библиотека

Авыл музее

#Россиядәмәдәнимираселы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей#Әтрәклеавылкитапханәсе
Авылыбызның элеккеге, әби-бабайларның көнкүреше белән кызыксынучылар белән, авыл музеена юл тоттык. Ә музеебызда кызыксыныр әйберләребез күп безнең. Һәм бу экспонатлар авылдашларыбызның әле бүген дә кул җылысын саклыйлар. Мәсәлән, Мәрьям апаның тегү машинасы - ул күпме кешегә күлмәкләр теккәндер. Мәүлидә әбинең кул арбасы, ягъни "уфалла арбасы" күпме йөк ташыгандыр, Мөнәвир абыйның 50-43 номеры (әлбәттә, машинасы) ничә еллар колхозда хезмәт күрсәткәндер. Һәм менә шундый күпме истәлек әйберләре музейны тулыландырып тора. Авылдашыбыз Расих абый оста җырчы, баянчы гына түгел, тарих белән дә кызыксыну чан кеше. Ул балаларга экспонатларның кайда, ничек кулланылганы турында җентекләп сөйләде.
Катнашты: 6 өлкән кеше, 13 бала.