Центральная библиотека

"Наркотик синең дошманың"

#Россиядәхалыклармирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Наркотик матдәләр куллану - кешелек дөньясының иң яман чире, иң начар гадәте булып тора. Үз вакытында һәрбер кеше үзенә тәкъдим ителгән наркотикка каршы "ЮК" дип әйтә алса, күпме гаиләләр кайгысыз булыр иде. Тормыштан тәм табып, рухи һәм физик яктан үзен чыныктырганнар бу кабалага бик сирәк эләгә. Шуңа күрә, әле ныгып җитмәгән яшьләргә өлкәннәр бу афәтле адымнан ерак йөрергә, үзенә, киләчәгенә авырлык юлы сайламаска өйрәтергә бурычлы. Әтрәкле авыл китапханәсендә яшүсмерләр һәм балалар белән "Начар гадәтләргә без "Юк"дибез "исемле информацион сәгать үткәрдек. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, безне чолгап алган яшәештә яхшы һәм начар гадәтләрне чагыштырып, кайсы юлны сайлаганда яшәргә күңеллерәк, рәхәтрәк икәнен сөйләштек. Авырлыклар килеп чыкканда аларны тырышып җиңәргә өйрәнү кирәклеген ассызыкладык.
Авыл кешеләренә "Наркотик синең дошманың" дигән буклетлар өләшенде.