Центральная библиотека

"Наркотиклар – балалар уены түгел”

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#ЯңаМәлкәнвылкитапханәсе
26 июнь - Бөтендөнья наркотикларга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Наркомания бик куркыныч авыру булса да, аның белән табиблар гына көрәшергә тиеш түгел. Бу афәткә каршы бөтен җәмәгатьчелек белән көрәшкәндә генә яшьләребезне сазлыкка батудан йолкып калырга мөмкин. Китапханәдә ел дәвамында наркоманиягә каршы төрле чаралар үткәрелә.
27 июнь көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә балаларга "Наркотиклар – балалар уены түгел” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать узды. "Үзеңне наркотикларга бәйләмә" исеме астында китап күргәзмәсе ясалды.
Төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен, шулай ук зурлар өчен "Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш булмасын" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балаларга тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллануның зарары хакында сөйләнде. наркотиклар куллануның зыяны, яман гадәтләргә иярмәү һәм миңгерәткеч әйберләрдән ерак торырга кирәклеге хакында әйтелде. Соңыннан укучылар үз фикерләрен әйтеп, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк дигән фикергә килделәр.
Катнашты: 1 зур, 3бала