Центральная библиотека

"Хәтер сәгате"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойЦБ#юбилей
#Хәтерһәмкайгыкөне
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Бүген 22 июнь - икенче Бөек Ватан сугышы башланган көн. Илебез тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып калган, кара кайгы кергән гаиләләрнең хәтерендә кара хәрефләр белән язылган бу көнне Хәтер һәм кайгы көне итеп билгеләп үтелә.1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн дәвамында илебез халкы бик каты югалтулар кичерә. Безнең кечкенә Әтрәкле авылыннан да 123 ир- егетебез илебезне сакларга күтәрелгән. Бу батырларны, ул чорларның авырлыгын тулысынча үз иңнәрендә күтәргән авылдашларны, хатын-кызларны, ул елларның балалары -бүгенге өлкән буынны яшьләребез белеп, аңлап калсын өчен, Әтрәкле авылы китапханәсе ,Мәдәният хезмәткәрләре белән бергә "Хәтер сәгате" үткәрдек. Авылыбыз имам-хатибы Ахметов Рифкат абый барча сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә изге догаларын укыды. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, гаиләләребез бәхетле балалар тавышына күмелеп яшәсәк иде, дигән теләкләр теләдек.