Центральная библиотека

"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстанда цифрлаштыруелы
#Хәтерһәмкайгыкөне
#Тулбайавылыкитапханәсе
Бүген -Бөек Ватан сугышы башланган көн. 22 июнь Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне без фашист лагерларында ятып калган һәм тылда вафат булган сыгышчыларыбызны искә алабыз. Шул уңайдан Тулбай авылы китапханәсе "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" китап күргәзмәсе оештырылды. Батырларыбыз истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр куелды. Үз гомерләре бәрабәренә изге бурычларын башкаручыларга, Ватаныбызны саклаучыларга, ирекле киләчәкне тәэмин итүчеләргә, олуг хөрмәткә лаек ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы, каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.
Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел