Центральная библиотека

"Батырларга мәңгелек дан!"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#Хәтерһәмкайгыкөне
#Хәтершәме
#Бикбауавылыкитапханәсе
Бөек Ватан сугышы башланган көн - 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне.Шул уңайдан ил күләмендә "Хәтер шәме" акциясе үтә.Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, авыр тормыш һәм мәхрүмлекләр корбаннарын искә алу.Бикбау авыл китапханәсендә "Батырларга мәңгелек дан!" исеме астында әңгәмә узды.Шарипов Мозаффар һәм Латыйпов Рәсим абыйлар сугыш чоры балалары. Алар балаларга үзләренең авыр балачаклары турында сөйләделәр.Сәетов Айнур "Катюша" җырын башкарды, Газетдинов Булат "Так держать" шигырен сөйләде.
Китапханә мәдәният йорты белән берлектә "Хәтер шәме" акциясенә кушылып яу кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә шәм кабызды, һәм обелискка чәчәкләр салды.
Катнашты: 15 кеше.