Центральная библиотека

"Хәтер шәме"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#Россиядәхалыксәнгатеһәммәдәнимираснысаклауелы
#Годцифровизациивреспубликетатарстан
#Татарстанреспубликасындацифрлаштыруелы
#125летМензелинскийМЦБ #юбилей
#Подгорнобайларскаясельскаябиблиотека
#ТауастыБайларавылкитапханәсе
22 июнь - хәтер һәм кайгы көне уңаеннан ил күләмендә "Хәтер шәме" акциясе уза. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, авыр тормыш һәм мәхрүмлекләр корбаннарын искә алу. Без бүген авыл җирлеге, китапханә, мәдәният йорты, балалар бакчасы, мәктәп белән берлектә сугыш кырында һәлак булган батыр солдатларыбызны 1 минут тынлык белән искә алдык, хәтер шәме кабыздык. Соңыннан "Батырларыбызны онытмыйк", "Утлы дуга кыңгыравы" дигән китапларга күзәтү ясалды. Халкыбызның батырлыгы, сугышта күрсәткән героизмы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.