Центральная библиотека

"Сугыш башланган"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#Россиядәхалыксәнгатеһәммәдәнимираснысаклауелы
#Годцифровизациивреспубликетатарстан
#Татарстанреспубликасындацифрлаштыруелы
#125летМензелинскийМЦБ #юбилей
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапханәсе
1941 елның 22 июнь иртәсе. Кояшлы иртә ни өчендер моңсу да, шомлы да тоела. Бөтен авыл буенча таралган дәһшәтле хәбәр авыл халкын борчуга сала "Сугыш башланган". Безнең Дәвек авылыннан да сугышка 320 ир егетебез китә. Алар безнең бүгенгесе тыныч тормышыбыз өчен көчләрен дә, гомерләрен дә аямыйлар. 174 авылдашыбыз яу кырында батырларча һәлак булып ятып калалар, 50 авылдашыбыз хәбәрсез югала. Аяусыз сугыштан исән - имин авылга әйләнеп кайтучылар 96 кеше. Балалар белән авылыбыздагы һәйкәл янында авылдашларыбыз ны искә алып бер минут тынлык игълан иттек, аларның бабалары турында сөйләштек. Хәтер китабыннан Дәвек авыллыннан сугышка киткән авылдашларыбыз ны барладык. Шигырьләр укыдык.