Центральная библиотека

"Куркынычсыз балачак "

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#Безопасноедетство
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Җәйге каникул балалар күңелендә матур, кызыклы бер чоры булып тора. Шуңа күрә, өлкәннәр балаларга игътибарлы булырга, куркынычсызлык кагыйдәләре белән һәрдаим таныштырып,искәртеп торырга тиеш. Китапханәдә каникул вакытында очрашулар, әңгәмәләр, уен-квестлар үткәрелеп тора. 20нче июнь көнне китапханәдә "Куркынычсыз балачак " кагыйдәләр белән танышабыз дигән тәрбия сәгате үткәрелде. Китап күргәзмәсе, махсус стендлар ярдәмендә юлдагы хәрәкәт турында, өйдә һәм тирә -юньдә электр белән сак эш итү буенча, янгын куркынычсызлыгы турында сорау-җавап формасында аңлату алып барылды. Шулай ук балалар белән урман - кырларда, сулык тирәләрендә ничек итеп үзеңне дөрес тоту турында сөйләштек. Соңыннан,балалар,яраткан уеннарын уйнап, таралыштылар. Катнашты: 6 бала, 2 зур кеше.