Центральная библиотека

"Россия - бөек держава"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Россиякөне
#Бикбауавылкитапханәсе
Рәсәй тарихы берничә гасырлар буе язылса да, безнең илебез әле бик яшь. 1990 нчы елның 12 июнендә халык депутатлары съезды Россия дәүләт суверенитетлыгы турында Декларация кабул итте. Шушы көннән башлап безнең ил яңа исем алды. Элек ул Социаль Советлар Союзы республикасы дип йөртелсә, хәзер Россия Федерациясе дип атала. Россиянең беренче президенты Б.Н.Ельцин ярдәмендә 1994 елдан 12 нче июнь дәүләт күләмендәге бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
Бикбау авыл китапханәсендә балаларда патриотлык хисләрен тәрбияләү максатыннан "Россия - бөек держава" исеме астында викторина үткәрелде. Алар төрле тарихи, герб, флаг, гимн белән бәйле булган сорауларга җаваплар эзләделәр, Россия флагын,тынычлык күгәрченен төсле кәгазьләр ярдәмендә ябештереп ясадылар.
Бу викторинадан соң балаларда ватаныбызга карата ярату һәм горурлык хисләре тагын да көчәйгәндер дип ышанып калабыз.
Катнашты 6 бала.