Центральная библиотека

Сабантуй бәйрәме

#Россияхалыкларымәдәнимирасые#Сабантуй2022
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Сабантуй бәйрәме- татар халкының, бигрәк тә авыл кешесенең иң көтеп алынган бәйрәме. Язгы чәчүләрне төгәлләгәч, авыл җирендә ныклап бер ял итү, дус-туганнар белән очрашып күңел ачу гадәте буыннардан- буыннарга зур бер йола буларак дәвам итә. Быел безнең Әтрәкле авылында Авыл җыены дип оештырылды. Барлык Сабантуй традицияләре сакланды. Авылыбыз җирлегендәге җиде авылны берләштереп, балалар группасы белән башланып, фольклор ансамбльләр чыгышы белән башланган бәйрәмнең иң хөрмәтле кунаклары, әлбәттә хуҗалыкның тырыш игенчеләре, терлекчеләре иде. Аларны хөрмәтләү өчен, бик мәртәбәле җитәкчеләр чыгыш ясап, алдынгыларны котлау булды. Милли традицион уеннарда бәйрәм кунаклары җитезлектә,өлгерлектә көч сынаштылар. Илсөя Бәдретдинованың иҗат төркеме (ИБ), Вадим Захаров тамашачыларыбызның күңелләрен ачып,бәйрәм рухы өстәп тордылар. Бәйрәм башланганчы явып киткән шифалы яңгыр да бик урынлы булды, бәйрәмебез югары дәрәҗәдә бик матур узды. Елларыбыз тыныч, уңышларыбыз мул булсын, өстәлләребез ризыклы булсын.