Центральная библиотека

"Эй, язмыш, язмыш"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
#Бикбауавылкитапханәсе
Китапханәдә галим, язучы Фарсель Зыятдиновның тууына 85 ел уңаеннан "Тормыш матурлыгы нәрсәдә?" дип исемләнгән күргәзмә куелды, әңгәмә үтте. Фарсель Зыятдиновны һәркем үзенчә белә. Бакчачы да ул, агроном, педагог, икътисадчы, галим, язучы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, геодезист, типограф та.
Республикабызның авыл хуҗалыгы тармагы, Татарстанда һәм читтә яшәүче һәвәскәр бакчачылар электән аның ярдәм-киңәшенә, белем-тәҗрибәсенә таяна. Актаныш районының Качкын авылында туып үскән, күрше Пучы авылында элекке президентыбыз Минтимер Шәймиев белән мәктәп тәмамлаган Фарсель абый - сынау-тәҗрибә-эш-уңыштан торган тынгысыз тормышында искиткеч зур казанышларга ирешкән шәхес.
Фарсель Зыятдинов һәм Замирә Рәҗәпова белән булган "Эй, язмыш, язмыш" тапшыруын карадык. "Ямь һәм тәм яки Яшелчә бакчасы" китабына күзәтү ясадык.