Центральная библиотека

" Безнең бәхетле балачак"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
Бүген җәйнең беренче көне. Җир шарында аны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәм сабыйларның мәхәббәткә, игътибарга, яклауга мохтаҗ булулары турында без, өлкәннәргә янә бер искәртә, кайгыртучанлыкка чакыра торган көн. Балаларыбызга бәхетле балачак, якты киләчәк насыйп булсын. Алар безнең тормышыбызның мәгънәсе
Шул уңайдан бүген Яңа Мәлкән авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә " Безнең бәхетле балачак" дигән кече сабантуй бәйрәме уздырдык. Балалар бик теләп төрле кызыклы, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, асфальтта рәсемнәр ясадылар.Бәйрәмебез бик күнелле булды. Бәйрәм белән котлап балаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырдык.