Центральная библиотека

"Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
##Татарстандацифровизацияелы
#125годМензелинскийМЦБ#юбилей
#1 июня-ДеньЗащитыДетей
#Бикбауавылыкитапханәсе
Балалар - безнең киләчәгебез,милләтебез горурлыгы.
1 нче июнь, җәйнең тәүге көне, күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне буларак истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
Уку елы тәмамланды. Каникуллар чорында үз иркендә булган балаларның иминлеген тәэмин итү мөһим. Шул уңайдан китапханәдә "Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!" исеме астында тематик сәгать узды. Балаларга юл билгеләренең бик күп нәрсә турында сөйләве турында аңлатып үтелде.
Һәркемгә дә сер түгел,авылларда юл билгеләре куелмаса да аларны белергә кирәк. Авылда да билгеләр куярлык урыннар күп. Чөнки анда да машиналар күп йөри. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез, юлда имин йөрүебез үзебездән тора. Чөнки кагыйдәне белмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк юлыгалар. Әңгәмә барышында балалар үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен нинди дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Билгеләр кирәк чакта боералар,кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем! Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.
Балаларга тротуарның,светофор, "зебра"ның кайчан барлыкка килү тарихы турында сөйләп үтелде.
Максат: Юл йөрү кагыйдәләре,юлның шартлы билгеләре турында, юл йөрү кагыйдәләрен тагын да тирәнрәк өйрәнергә кызыксыну уяту.
катнашты: 4 бала, 2 зур.