Центральная библиотека

"Кояшлы балачак"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#125елМинзәләүзәккитапханәсе#юбилей
#1июньбалаларныяклаукөне
#НаратлыКичүавылыкитапханәсе
Җәйнең беренче көне безне кояшлы, җылы иртәсе белән каршылады. Бу көнгә багышланган халыкара балаларны яклау көне, нәкъ шундый булырга тиеш шикелле. Наратлы-Кичү авылы китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен бүген "Кояшлы балачак" дигән исем астында күңел ачу уен программасы әзерләде. Шулай ук китапханәдә бәйрәмгә багышланган стенд ясалды. Бәйрәмдә хәрәкәтле уеннар, пазл җыю, аерманы табу, табышмаклар чишү кебек уеннар булды. Бигрәктә балаларга бәйрәмнең символы булган рәсемне асфальтта ясау мавыктыргыч булды. Балаларга, алар белән килгән әбиләргә дә бәйрәм бик ошады. Балалар баллы күчтәнәчләргә сөенеп, китапханәдән яңа китаплар алып таралыштылар. Катнашты 16 бала, 6 олы кеше.