Центральная библиотека

"Җиде диңгез кичкән әдип"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
#Бикбауавылкитапханәсе
Күренекле татар язучысы, прозаик һәм публицист Миргазиян Закир улы Юнысовка 25 майда 95 яшь тулган булыр иде...
М.Юныс әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. М.Юныс,язучы-художник буларак, чынбарлык күренешләрен тарихи үзгәреш тендецияләре җирлегенә куеп яза, вакыйга-хәлләрне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, тоталитар җәмгыять тудырган гаделсезлекләрне әхлакый-фәлсәфи күзлектән нечкәләп анализлаган гыйбрәтле әсәрләре белән ХХ йөз ахыры татар прозасына яңа сулыш өрә, аның тематик һәм интеллектуаль колачын киңәйтә, аны объектив хакыйкатькә нигезләнгән яңа сәнгати эчтәлек, тасвири чаралар белән баета. Соңгы ун-унбиш елда ул бигрәк тә публицистика,әдәби тәнкыйть, эссеистика жанрларында актив эшли. Шул уңайдан китапханәдә "Җиде диңгез кичкән әдип" исемле күргәзмә һәм әдәби сәгать оештырылды.