Центральная библиотека

,,Яшәү яме"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан
#Кузембетьевскаясельскаябиблиотека
#БолгардәуләтендәИсламдиненә1100ел
Буген 26 май көнне Хуҗәмәт авыл мәчетендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Хуҗәмәт авыл китапханәсе, мәдәният йорты, авылыбыз мәчете белән берлектә ,,Яшәү яме" дигән исем астында бик күңелле мәҗлес булып узды.
Мәҗлескә үз авылыбыз кешеләре, тирә-як авыллардан,шулай ук Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә шәһәрләреннән дин әһелләре килгәннәр иде.
Мизхәт хәзрәт кичәне башлап җибәргәннән соң,авылыбызның мәчетләре тарихы турында сөйләнде. Аннан соң килгән кунакларга сүз бирелеп, һәркем әйтергә теләгәнен әйтү бәхетенә иреште.
Матур эчтәлекле җылы аралашудан һәркем кәнагәт калды.
Катнашты: 50 кеше