Центральная библиотека

Китап күргәзмәсе

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#ЮгарыТәкермән китапханәсе#
Күренекле язучы-прозаик, публицист, сынчы Миргазиян Юныс (Миргазиян Мөхәммәтзакир улы Юнысов) 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында туа. М.Юныс — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. Язучы — Әлмәт Язучылар оешмасының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе (1998). 2004 елда публицистик хезмәтләре тупланган «Альбатрос язмышы» (2002) исемле китабы өчен М.Юныс Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Китап күргәзмәсе ясалды, китаплар укучыларга тәкъдим ителде.