Центральная библиотека

"Әйдә җырлыйбыз"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
#Бикбауавылкитапханәсе
Танылган шагыйрь,күпсанлы популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе Рөстә Закуанның тууына 65 ел. Шул уңайдан китапханәдә шагыйрьнең иҗаты буенча "Әйдә җырлыйбыз" исемле күргәзмә куелды. Шагыйрьнеңиҗат юлы белән таныштырып үтелде. "Синдә калам" китабына күзәтү ясалды, шигырьләре укылды, җырлары тыңланды.
Рөстәм Закуан поэзиябезне яңа образлар, лириканың яңа үрнәкләре белән баеткан, үз халкының югары идеаллары, матур хисләре белән дәртләнеп иҗат иткән шагыйрь. Аның халык арасында популярлыгы, җыр һәм шигырьләренең миллионлаган йөрәкләрне дулкынландыруы шуны раслый.
Рөстәм Закуан шигърияте - иң изге хисләр, якты хыяллар - өметләр белән сугарылган иҗат!