Центральная библиотека

"Милләтебезнең йөзе - иман"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
#Исламдиненә1100ел
23 майда Дәвек авыл китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Милләтебезнең йөзе - иман" дип исемләнгән очрашу булды. Бәйрәмгә Түбән Кама шәһәре һәм районы мөслимәләр җитәкчесе, Җәмигъ мәчете мөгаллимәсе Роза апа Кашапова чакырылды. Роза апаның "Бәхет телим сезгә", "Соңга калма" дигән шигырьләр китабы Татарстанда гына түгел, татарлар яшәгән башка өлкәләргә дә таралган. Очрашуда Роза апаның шигырьләрен укыдык. Балаларга үтемле, кызыклы итеп чыгыш ясаган Роза апаны тагын китапханәбезгә көтеп калабыз. Укытучы Шайхаттарова И. М. мондый очрашулар, тәрбия сәгатьләре айга бер булса да бик әйбәт булыр иде дигән теләктә калды