Центральная библиотека

"Музей серләре"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125 лет МензелинскойМЦБ#юбилей
#НаратлыКичүавылыкитапханәсе
18 май - Халыкара музейлар көне уңаеннан, Наратлы-Кичү авылы китапханәсе авыл яшьләре белән Наратлы-Кичү авыл мәдәният йортында урнашкан мини музейга "Музей серләре" исеме астында экскурсия ясады. Авылыбызның хөрмәтле ак әбисе, Шәрәфиева Рәйханә апа яшьләргә музей һәм андагы тарихи экспонатларның әһәмияте турында аңлатты. Шулай ук бер гасырга якын тарихы булган борынгы көнкүреш кирәк-яракларын һәм эш коралларын, аларның нәрсә өчен кулланылганнары яшьләр өчен кызыклы булды. Кайбер коралларны әби-бабайлары йортында күргәннәре белән уртаклаштылар. Рәйханә апа мисаллар китереп, аңлаешлы итеп әңгәмәне алып барды.
Максат: тарихны белергә, онытмаска.
Катнашты 3 олы кеше, 6 яшүсмер.