Центральная библиотека

"Туган як музее"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Аюавылкитапханәсе
18 май - Халыкара музейлар көне уңаеннан, Аю авыл китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасы белән Аю авыл мәктәбендәге "Туган як музее" на экскурсия ясадылар. Китапханәче балаларга музей һәм андагы тарихи экспонатларның әһәмияте турында аңлатты. Мәсәлән, Брустанка елгасы буенча, Аю авылыннан ерак булмаган Бояр купере урынында табылган мамонт сөяге - кайчандыр безнең җирлекләрдә мамонтлар яшәгән, дигән фараз тудыра. Шулай ук бер гасырга якын тарихы булган борынгы көнкүреш кирәк-яракларын һәм эш коралларын, аларның нәрсә өчен кулланылганнарын балалар зур кызыксыну белән карадылар һәм тыңладылар.
Максат: балаларга музей төшенчәсе һәм аларның максаты турында аңлату.
Бурыч: авыл тарихы белән танышу.