Центральная библиотека

"Әти,әни һәм мин"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Бикбауавылкитапханәсе
15май-Халыкара гаилә көне.Гаилә - бәхет ачкычы.Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа.Бәхет фәкать гаилә аша гына туа.
Шул уңайдан китапханәдә "Язмыш сынавы" исемле күргәзмә ясалды' күзәтү ясалды.Газета битләреннән төрле ачы язмышка дучар булган гаиләләр турында язмалар укылды.Узасы юллар,яшисе еллар бары шатлык- куанычлардан гына торсын иде.
Гаилә дигән бер карашка гади генә тоелган төшенчәнең дә үз ныклыгы бар.Ул да булса шул балалар.Кешеләрне шул балалар белән бәйле куанычлар,мәшәкатьләр,борчулар яшәтә,эшләтә,киләчәккә максатлар куярга өнди һәм иң мөһиме - гаиләле итә.Гаиләсе булган кеше иң бәхетле кеше.Никадәр ул гаилә ныграк, татурак,мулрак кеше дә шулкадәр камилрәк.Киләчәктә дә гаиләләребезнең кадерен белеп,аны тагын да ныгытып,зурайтып яшәвебезне дәвам итик.Гаилә көне белән сезне!!!
Бикбау авыл китапханәсе "Әти,әни һәм мин" исеме астында уеннар уйнатты,китаплар укыдык.