Центральная библиотека

"Гаилә. Мәхәббәт. Балалар."

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизацииРеспубликиТатарстан
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
#Верхнеюшадинскаясельскаябиблиотека
15 май халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан Югары Юшады авыл китапханәсендә "Гаилә. Мәхәббәт. Балалар." дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм әңгәмә уздырылды. Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда hәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк.
Сезне чын күңелдән Гаилә көне белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телибез, йортларыгызда һәрчак тынычлык булсын. Гаиләләрегез шат балалар тавышыннан яңгырап торсын, кайгы–хәсрәтләр сезне урап үтсен.